Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Машиналы булуның уңайсыз яклары
2014 елның 16 апреле, чәршәмбе
Шәһәрдә машина шулхәтле ишәйде хәзер, хәтта тормыш алып барырга комачаулый башлады. Өйгә керүе дә кыенлашты. Йорт тирәләрен сырып алган машиналар, ачуым бер килмәгәе, машина хуҗаларының үзләренә дә йөрергә урын калдырмый. Хокук саклаучы оешмага эвакуатор кулланып тәртип кертергә туры килә. Мондый кырыс чара кирәкме-юкмы? Без бу мәсьәлә буенча сораштыру үткәрдек.
Чүп-чарны утильләштерү һәм эшкәртү буенча җаваплылыгы чикләнгән «Экорес» җәмгыяте директоры Александр Лобачев:
– Йорт тирәсендә машиналарның күп булып җыелуыннан иң нык интеккән оешма безнекедер, мөгаен. Көн дә безнең машиналар йортлардан чүп чыгарырга тиешләр, ә ишегалдына кереп тә булмый... Югыйсә, машина хуҗалары иртән сәгать 8дән 10га кадәр безнең хезмәт техникасына юлны ачарга кирәклеген белергә тиеш. Мисалга, соңгы вакытта, әйтик, Гоголь урамындагы 23А һәм 56 нчы йортлар янында иртән машиналар шыплап тулган була, чүп җыя торган тартмалар янына кереп тә булмый. Минемчә, эвакуатор белән тәртип кертүне даими рәвештә оештырырга кирәк, башкача эшебезне алып барып булмый.
«Ашыгыч ярдәм» машинасын йөртүче Гомәр Гыйбадуллин:
– Бу бәла безнеке дә һәм бөтен халыкныкы да дип әйтер идем мин. Чирләгән кеше янына медицина ярдәме вакытында килеп җитүгә тоткарлык туа. Машина үтә алмаганда тәгәрмәчле носилканы өстерибез инде, кайвакыт ансын да әле алып кереп булмый подъездга. Әгәр машина үтәргә юл булса, мин кергәч, гадәттә, башкага үтәргә ара калмый. Шунда җәнҗал чыгаручылар да була. Югыйсә, «Ашыгыч ярдәм» машинасы уйнап йөрмәгәнен беләләр бит инде. Юк, монда тиешле тәртип урнаштырырга кирәк. Тәүлек буена ниләр генә ишетергә, ниләр генә күрергә туры килми безгә.
Яшел Үзән район янгын сүндерү хезмәтенең өлкән инспекторы Рамил Хаҗиахметов:
– Янгын сүндерүчеләрнең дә үзәгенә үткән мәсьәлә бу. Берәр йортта янгын чыкса, янына килеп булмый. Әнә, Казанда Г.Кутуй урамындагы 68нче йортта төнлә янгын чыккач, коткаручыларга шыплап тулган машиналар рәте киртә куя. Нәтиҗәдә, коткару тоткарлана һәм бер бала һәлак була, дүрт кеше пешеп җәрәхәтләнә. Без калабызда атнага бер тапкыр, даими рәвештә, рейдлар ясарга булдык. Кагыйдә бозган гражданнарга – 1,5-2 мең сум, вазыйфаи затларга – 7-10 мең сум, юридик затларга 100-150 мең сум штраф түләргә туры киләчәк. Кагыйдә гади: йорт янында янгын сүндерү машинасы узар өчен, өйнең биеклегенә карап, киңлеге 3,5 метрдан 10 метрга кадәр юл калырга тиеш («Янгынга каршы тору» таләпләренең СП 4.13130.2013не карагыз). Кыскасы, кисәтәбез: безнең эш урынын биләмәгез!
Ишегалдын җыештыручы Динарис Заһидуллин:
– Әйтәсе дә юк, машиналар эшләргә бирми. Бигрәк тә кыш көне авыр була. Карны кич көрәмисең, иртән-иртүк юл ачасы килә. Ә анда машиналар шыплап тула. Кайбер мәгънәсезе машинасын кабыза да, нигә миңа юл ачмадың, ди әле. Эвакуатор даими йөрсә, ишегалдында тәртип керер иде.
14нче модель «Жигули» машинасы хуҗасы Илһам Хәйретдинов:
– Машиналарның артык күбәюен дә һәм аларның кыенлыклар тудыруын да күрәм. Көн дә иртән сәгать алтыда Казанга эшкә китәм, шуңа күрә машинамны иң кырыйга куярга тырышам. Әгәр махсус стоянкалар булса, ишегалларында машиналар азрак җыелыр иде, минемчә. Ә хәзер эвакуатор белән тәртип урнаштырырга кала. Затлы машина алган байлар кагыйдәләрне уйлап бирми бит. Менә безнең күршедә яшәүче бер гаиләнең өч машинасы бар: үзе, кызы һәм малае аерым техникада йөриләр. Алар бүтәннәр белән исәпләшмиләр инде, кайда теләсәләр, шунда куялар кадерле машиналарын. Ә бит кагыйдә һәркем өчен дә бер.
Яшел Узен газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
июнь, 2026 ел
Консультация-5 июньдә 18 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү. 2026 елның 6 июне
2026 елның 5 июнендә кич белән, төнлә һәм 6 июнендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр көчәя, иртән томан.
«Авангард " паркы буяулар фестиваленә чакыра
Сезне бүген 18: 00 дә көтәбез, күңелле булачак!
27 июньдә «УРАМ» экстрим-паркы янә шәһәрнең иң Яшьләр ноктасы булачак!
Яшьләр көне фестивале традицион мәйданчыкта «хыял, горурлык, бердәмлек»девизы астында узачак.
Яшел Үзәндә күперне реконструкцияләү дәвам итә
Хәзерге вакытта «Казан — Йошкар-Ола» тимер юлы аша үткән юлда (Йошкар-Ола ур.) асфальтның өске катламы салынган инде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз