Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Яшел Үзән районында ике балалар бакчасы төзелә башлады
2014 елның 16 апреле, чәршәмбе
Районда берьюлы ике урында балалар бакчасы төзүгә керештеләр. Аның берсе – шәһәрнең Мирный микрорайонында, икенчесе Осиново бистәсендә төзелә.
Балалар бакчаларына ихтыяҗ зур. 2014 елның 12 апреленә алынган мәгълүматларга караганда, муниципаль районның “Электрон балалар бакчасы” электрон системасында 7 яшькә кадәрге барысы 4157 бала теркәлгән. Дөрес, 1522 балага әле 1,5 яшь тә тулмаган.
Мирныйның Бакый Урманче урамында төзелә башлаган балалар бакчасының фундаменты әзер. Ошбу объектта эшләүче “Восход” ширкәте төзүчеләре бу көннәрдә беренче катның кирпеч стеналарын күтәрә башлады, алар хәтта шимбә көннәрендә дә бик кызу эшли. Осиновода исә, 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасының фундаментын сала башлыйлар.
–Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы республикада 30 елдан элегрәк төзелгән балалар бакчаларын капиталь ремонтлау планын эшләде, – дип сөйли “Яшел Үзән муниципаль районның техник күзәтчелек хезмәте” муниципаль унитар предприятиесе директоры Роман Котельников. – Безнең районның 7 балалар бакчасы шушы программага керде. Әлеге программа буенча эш 2015 елда башлана. 2014 елда җирле бюджет акчасына 6 балалар бакчасында капиталь ремонт планлаштырылды.
Балалар бакчаларын ремонтлау җирле бюджетка 15 миллион сумга төшәчәк. Җитәкче сүзләренә караганда, быел шәһәрдә 11нче “Антошка” (Королев урамының 12”а” йорты), 17нче “Василек” (Столичная урамы, 26нчы йорт), 21нче “Незабудка” (Гоголь урамы, 66нчы йорт), 22нче “Малыш” (Рогачев урамы, 22нче йорт), 31нче “Чишмә” (Б.Урманче урамы, 5нче йорт) балалар бакчаларын ремонтлау күздә тотыла. Моннан тыш, Зур Ключидәге 28нче “Рябинка” балалар бакчасын ремонтлау да планда бар. Ремонт планына кертелгән балалар бакчаларының нигездә түбәсен ябарга туры киләчәк.
Шулай ук Олы Карагуҗа урта мәктәбе һәм шәһәрнең 17нче төп мәктәбе базасында 35әр балага исәпләнгән балалар бакчасы төркемнәре ачылырга тиеш.
Яшел Узен газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
июнь, 2026 ел
Консультация-5 июньдә 18 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү. 2026 елның 6 июне
2026 елның 5 июнендә кич белән, төнлә һәм 6 июнендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр көчәя, иртән томан.
«Авангард " паркы буяулар фестиваленә чакыра
Сезне бүген 18: 00 дә көтәбез, күңелле булачак!
27 июньдә «УРАМ» экстрим-паркы янә шәһәрнең иң Яшьләр ноктасы булачак!
Яшьләр көне фестивале традицион мәйданчыкта «хыял, горурлык, бердәмлек»девизы астында узачак.
Яшел Үзәндә күперне реконструкцияләү дәвам итә
Хәзерге вакытта «Казан — Йошкар-Ола» тимер юлы аша үткән юлда (Йошкар-Ола ур.) асфальтның өске катламы салынган инде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз