Яшел Үзәндә ау сезоны башлана

2014 елның 19 апреле, шимбә
2014 нче елның 19 нчы апреленнән 28 нче апреленә кадәр киек кошларны аулау башлана. Бу хакта ТРның Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм куллану идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Киек кошларны аулау ТРның аучылык урманнарында рөхсәт ителә. Алар Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Биектау, Яшел Үзән, Кайбыч, Лениногорск, Мамадыш, Яңа Чишмә, Нурлат, Балык Бистәсе, Сарман, Спас, Тәтеш, Чирмешән һәм Чистай муниципаль районнарында урнашкан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International