Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Яшел Үзәндә “Парковка” операциясе дәвам итә
2014 елның 19 апреле, шимбә
Шәһәр урамнарында теләсә-кайда калдырылган транспорт чаралары гадәттә юл-транспорт ситуациясен сизелерлек катлауландыра. Шуңа күрә мондый очракларда дәүләт автоинспекциясе чара күрергә, ягъни тиешсез урынны биләп торган автотранспортны махсус тукталышка илтеп куярга мөмкин.
12 апрельдә “Парковка” операциясе уздырылып, эвакуатор эшенең сыйфаты тикшерелгән. Бу көнне ЮХИДИ хезмәткәрләре Комаров урамы ишегалларыннан, Энгельс урамыннан эвакуатор ярдәмендә парковка кагыйдәсен үтәмәгән 12 транспорт чарасын эвакуацияләгән. Нәтиҗәдә кагыйдә бозган өчен транспорт чараларының хуҗаларына 1мең сумнан 1500 сумга кадәр, эвакуатор өчен – 1200 сум, транспорт чарасын штрафстоянкада тоткан өчен 1 сәгатенә 61 сум күләмендә штраф салынган.
–Эвакуация процедурасы күп вакытны алмый, нибары җиде минут, – дип аңлата бу уңайдан ЮХИДИ инспекторы Юлия Леонтьева. – ЮХИДИ хезмәткәре башта транспорт чарасының тоткарлануы турында беркетмә тутыра. Моның өчен ике шаһит та җитә. Аннан соң машина печатьләп куела. Автомобильне эвакуаторга төяү 4 минутны тәшкил итә. Аннан соң инспектор тоткарланган машина турындагы мәгълүматны кизү тору частена хәбәр итә. Транспорт чарасы Королев урамындагы 24А йорты янындагы махсус тукталышка куела. Телефоны: 3-74-50. Тукталыш тәүлек буе эшли һәм саклана.
–Парковкага куйган машина үз урынында булмаса, нишләргә?
–Иң башта Яшел Үзән районының эчке эшләр бүлегенең кизү тору частена 020 телефонына шалтыратырга кирәк, – дип аңлата Ю.Леонтьева.– Әгәр дә машинаның эвакуацияләнүе билгеле булса, Ленин урамының 70нче йортында урнашкан ЮХИДИ бүлегенә барып, штрафстоянкадан машинаны кире алу өчен документларын алырга, эвакуатор хезмәте һәм машина тукталышта сакланган өчен түләргә кирәк. Менә шушы процедуралар үткәннән соң гына руль артына утырырга ярый. Әмма транспорт чарасы шундый ситуациягә эләккән автомобильче үзенә тиешле нәтиҗә ясасын иде.
Яшел Узен газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
июнь, 2026 ел
Консультация-5 июньдә 18 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү. 2026 елның 6 июне
2026 елның 5 июнендә кич белән, төнлә һәм 6 июнендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр көчәя, иртән томан.
«Авангард " паркы буяулар фестиваленә чакыра
Сезне бүген 18: 00 дә көтәбез, күңелле булачак!
27 июньдә «УРАМ» экстрим-паркы янә шәһәрнең иң Яшьләр ноктасы булачак!
Яшьләр көне фестивале традицион мәйданчыкта «хыял, горурлык, бердәмлек»девизы астында узачак.
Яшел Үзәндә күперне реконструкцияләү дәвам итә
Хәзерге вакытта «Казан — Йошкар-Ола» тимер юлы аша үткән юлда (Йошкар-Ола ур.) асфальтның өске катламы салынган инде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз