Яшел Үзәндә инвалид балалар өчен автобуска акча җыя башлаганнар

2014 елның 23 апреле, чәршәмбе
Яшел Үзән районында инвалидларны йөртү өчен махсус автобус сатып алу өчен акча җыя башлаганнар. Бу турыда хакимиятнең рәсми сайты хәбәр итә. Акциягә стартны физик мөмкинлеге чикле бала тәрбияләүче ата-аналар белән очрашуда район башлыгы Александр Тыгин бирде.
Ярдәм итүнең башка ысуллары да каралган, мәсәлән, белгечләрнең өйдә кабул итүе, чәчтарашның өйгә килеп хезмәт күрсәтүе һәм мәдәни чараларга бару. 14нче мәктәп һәм “Маяк” базасында инклюзив өйрәтү төркемнәре ачарга планлаштырыла. Шулай ук “Маяк”та йөртеп булмый торган кешеләрр өчен бина ремонтлана.

Яшел Үзән районында барлыгы 500 инвалид бала тәрбияләнә, шуларның 45е коляскада йөри, 31енең күрү сәләте түбән, 19ы ишетми. 50 гаиләдә аеруча нык авыручы бала тәрбияләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International