Яшел Үзәндә транспорт картасын тулыландыру пункты ачылды

2014 елның 25 апреле, җомга
Яшел Үзән шәһәренең Мирный бистәсендәге автовокзал халыкка күрсәтә торган хезмәтләр исемлеген киңәйтте.
Автовокзал кассасында транспорт картасын тулыландырырга мөмкин. Электрон кошелекка да, ташламалы категориягә ия булган гражданнар картасына да акча кертергә була. Шулай ук якын арада номиналың кертелгән “Электрон кошелек” тибындагы карталар да сатуга чыгарыла.
Тулырак информацияне  www.social-card.ru/ сайтында белергә була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International