Яшел Үзәнгә сусызлык яный

2014 елның 28 апреле, дүшәмбе
Яшел Үзәнгә тагын сусызлык яный. Кайнар сусызлык. Бу турыда бүген җитәкчеләрнең эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә ЖКХ департаменты Олег Анисимов белдерде. Әлеге дә баягы сусызлык бурычлар күп җыелудан яный. Апрельдә халыктан күрсәтелгән хезмәтләр өчен нибары 80 процент акча җыелган һәм бурыч 217 млн сумга җиткән. Яшел Үзән җылылык челтәре предприятиесе газчыларга җылылык өчен 126 млн сум тиеш. Ягулык сезоны тәмамлангач, кайнар су бирүне туктатулары бик ихтимал.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International