Порталның мөмкинлекләре күп

2014 елның 28 апреле, дүшәмбе
Республикада дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы популярлаша. Аңа 185 хезмәт һәм сервис кертелгән. Аңа компьютер, яисә мобиль телефон һәм хәтта иҗтимагый инфомат аша кереп, ДАИ штрафларын, торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләргә була. Шулай ук анда салым түләүләрен һәм бурычларны ачыклау, социаль ипотекага түләү, балаларның мәктәптәге билгеләрен белү, табибка приемга язылу кебек сервислар һәм башкалар да бар. Порталда шәхси кабинетны теркәтү өчен uslugi.tatarstan.ru сайтына керү, мобиль телефонга пароль алу һәм теркәлү формасын тутыру да җитә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International