Олы Ачасырда зур янгын

2014 елның 14 мае, чәршәмбе
9 май иртәсе күпләребез өчен шатлыклы көн булса да, Олы Ачасыр авылында шомлы иртә булды – төнлә Үзәк урамда урнашкан 48 һәм 50нче йортлар янып көл булды. Авыл халкы янгын сүндерүгә зур көч куйса да, янгын телләре ике хуҗалыкның барлык малын юкка чыгарды. Йортсыз калучыларга – Яруллиннар һәм Юдиннар гаиләсенә сабырлык телибез.
Якташлар, әйдәгез әле, кем күпме булдыра ала, ярдәм итик авыр хәлдә калучыларга. Ил төкерсә, күл була, диләр.
Ярдәм итәргә теләүчеләр кирәкле мәгълүматны авылның җирле үзидарәсеннән ала ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International