Яшел Үзәннең “Бригантина”сы сыната торганнардан түгел!

2014 елның 22 мае, пәнҗешәмбе
Су һәм җәяүлеләр дисциплинасы буенча “Туриада-2014” спорт-туризм лагерында Идел буе федераль округы беренчелеге ярышларында Татарстаннан 40 спортчы катнаша. Алар арасында Яшел Үзәннең “Бригантина” спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр дә бар.
Әлеге лагерь былтыр гына оештырылды, федераль округ регионнары командалары Сочида узган бөтенроссия спорт туризмы фестивалендә катнашып, барлык призлы урыннарны алган иде. Быел да сынатмаслар, дип уйлыйбыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International