Яшел Үзән көрәшчеләре үз мәктәпләрендә кала

2014 елның 23 мае, җомга
Яшел Үзән муниципаль район башлыгы Александр Тыгин Көрәш мәктәбендә ата-аналар җыелышында катнашты. Берничә атна элек таралган әлеге мәктәпнең кайбер секцияләрен ябып, Мирный бистәсендәге “Метеор” бассейны бинасына күчереләр икән дигән имеш-мимешләргә нокта куелды. Сөйләшү барышында мәктәпнең кече залына мускулларны үстерә торган тренажерлар кую актуаль булмавы турында әйтелде. Мондый залны КФУ филиалы бинасында да ачарга мөмкинлекләр бар. Димәк, самбочылар һәм дзюдо белән шөгыльләнүче балалар тынычлап шөгыльләнә ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International