Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре – җиңүче

2014 елның 23 мае, җомга
Яшел Үзәннең “Авангард” стадионында “Татарстан Республикасының ирлекле сүндерү сагының иң яхшы подразделениесе” смотр-конкурсы булды. Ярышларда бөтен республика буенча 40тан артык команда катнашты. Аларның барысы да үз муниципаль берәмлекләрендә җиңүчеләр. “Авангард”та чын көрәш барды. Төп приз да зурдан – йөк автомобиле иде бит!
Беренче урынны Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре алды. Димәк, автомобиль хуҗалары да – без! Пьедесталның икенче баскычына Түбән Кама районы янгын сүндерүчеләре күтәрелде. Җиңүчеләр өчлеген чаллылылар тәмамлый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International