Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Ветераннар советы башында – Тәлгать Гыйззәтуллин
2014 елның 23 мае, җомга
Муниципаль районның сугыш һәм хезмәт ветераннары оешмасы пленумында совет рәисе итеп Тәлгать Гыйззәтуллин сайланды, ә моңа кадәр совет рәисе булып эшләгән Валентина Перфильева, сәламәтлеге какшау һәм өлкән яшьтә булу сәбәпле, вазифаларыннан азат ителде.
50 меңгә якын шәһәр һәм район пенсионерын берләштергән ветераннар советы 15 майда Горький исемендәге мәдәният үзәгенә үзенең чираттагы отчет пленумына җыелган иде. Пленумда, һәрвакыттагыча, башкарылган эшкә йомгак ясалды. Совет рәисе Валентина Перфильеваның ярты сәгатькә исәпләнгән доклады саннарга да, фактларга да бай иде. Ул ветераннар оешмасының төзелү тарихын һәм эшчәнлеген бәян итеп кенә калмыйча, уңышлар һәм киләчәккә планнар, шәһәр һәм район предприятиеләре җитәкчеләре, шулай ук яшьләр оешмалары һәм студентлар белән тыгыз бәйләнештә эшләүләре турында тәфсилләп сөйләде һәм аларга зур рәхмәтен җиткерде. Төрле конкурсларда һәм фестивальләрдә катнашулары турында да әйтеп китте.
Сугыш һәм хезмәт ветераннары советының эшчәнлеге турында укучыларыбыз хәбәрдар. Соңгы елларда алар башкарган эшне санап чыгу мөмкин дә түгел. Ул бихисап. Производствоның төрле тармакларында эшләп, лаеклы ялга чыккан ветераннар шәһәр һәм район тормышында актив катнашып, халыкны борчый торган үтә четерекле проблемаларны власть органнары вәкилләренә җиткерү белән беррәттән, аларны чишүдә башлап йөри. Ветераннар, яшьләр, үсеп килүче буын белән эшләүгә аеруча зур игътибар биреп, мәктәпләрдә – укучылар, махсус урта һәм югары уку йорты филиалы студентлары белән аралашуга зур игътибар бирергә тырышты. Һәр бәйрәмдә, һәр чарада ветераннарның башлап йөрүен әйтергә кирәк. Конференциядә чыгыш ясаучылар да – ветераннарның төбәк җәмәгать оешмасы республика советы рәисе Хәбир Иштирәков, «Татарстан Республикасы сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары комитеты» җәмәгать оешмасы рәисе Әхәт Юлашев, 9нчы лицейның тарих укытучысы Әхәт Садриев һәм башкалар да (барысы унга якын кеше чыгыш ясады) ветераннар советы эшчәнлегенә югары бәя бирде.
Район башлыгы Александр Тыгин, ветераннар советында озак еллар нәтиҗәле эшләгәне өчен, Валентина Васильевнага рәхмәтен белдереп, аңа ветераннар советының мактаулы рәисе вазифасын тәкъдим итте һәм яшьләрне патриотик тәрбияләү буенча эшне дәвам итәргә чакырды.
Район башлыгы да, пленум эшендә катнашкан Казан кунаклары да шәһәр һәм район тормышында актив катнашучы бер төркем хезмәт ветеранына Мактау грамоталары тапшырды.
Пленумда Валентина Васильевнаның үзен эштән азат итүне сорап язган гаризасы канәгатьләндерелде, ә рәис урынына тәкъдим ителгән Тәлгать Гыйззәтуллин кандидатурасын ветераннар бердәм яклады. «Растим патриотов России» конкурсында катнашуга әзерлек яңа сайланган рәиснең беренче зур эше булачак.
Яшел Узен газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
июнь, 2026 ел
Консультация-5 июньдә 18 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү. 2026 елның 6 июне
2026 елның 5 июнендә кич белән, төнлә һәм 6 июнендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр көчәя, иртән томан.
«Авангард " паркы буяулар фестиваленә чакыра
Сезне бүген 18: 00 дә көтәбез, күңелле булачак!
27 июньдә «УРАМ» экстрим-паркы янә шәһәрнең иң Яшьләр ноктасы булачак!
Яшьләр көне фестивале традицион мәйданчыкта «хыял, горурлык, бердәмлек»девизы астында узачак.
Яшел Үзәндә күперне реконструкцияләү дәвам итә
Хәзерге вакытта «Казан — Йошкар-Ола» тимер юлы аша үткән юлда (Йошкар-Ола ур.) асфальтның өске катламы салынган инде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз