Яшел Үзән урманнарына керергә ярамый

2014 елның 23 мае, җомга
Урман аланында учак ягып шашлык пешергән өчен хәзер икедән алып дүрт мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин. Шуңа өстәп тагын Яшел Үзән районында янгынга каршы аерым режимны сакламаган өчен өстәмә штраф каралган. Ә андый режим Яшел Үзән районында 16 майдан махсус карар чыкканчы дәвам итә.
Мондый карарга Яшел Үзән муниципаль районы гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы комиссиясендә киленде.
– Карарны бозучылар закон буенча җавап бирәчәк, – диде Татарстан республикасы МЧСының ЯҮМР идарәсе начальнигы Вячеслав Долганов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International