Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Матурлык ничек туа?
2014 елның 23 мае, җомга
Кыш уртасында да лалә чәчәкләре үсеп утырган тәрәзәләргә күз салмыйча мөмкин түгел. Бәлки, моңа шаккатырга да кирәкмидер, чөнки йорт хуҗасы һөнәре буенча җир белгече, агроном бит.
Әлфирә Хәмидова – Себер кызы. Ул Омск өлкәсе Тәвриз районы Ташяткан дигән авылдан. Әлфирә Омск авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, үзләре ягындагы колхозда – агроном, район авыл хуҗалыгы идарәсендә белгеч булып эшли, аннан дүрт ел авыл хуҗалыгы көллиятендә студентларга җир фәнен өйрәтә.
Җан тартмаса да, кан тарта, күрәмсең, кызда әби-бабайларының туып үскән якларын күрү теләге көчле була (ә алар Кукмара һәм Тәтеш районнарыннан була), Татарстанга кайта.
«Норлат» совхозында җиде елга якын агроном булып эшли. Яшь, энергияле белгечнең уңышларын күреп, Авыл хуҗалыгы министрлыгы мактау кәгазе белән бүләкли, югары күрсәткечләргә ирешкән Әлфирә ханымны районда да күреп алалар һәм ул егерме елга якын Республика үсемлекләр саклау станциясенең Яшел Үзән диагностика бүлегендә мөдир булып эшли.
Авылыбызның җәмәгать эшләрендә актив катнаша, районда узган «Ел хатын-кызы» бәйгесендә катнашып, «Хатын-кыз – ана» номинациясендә җиңү яулады. Солдат аналары клубының рәисе булды, мәктәптә узган һөнәр сайлау буенча очрашуларда актив катнашты. Күп укыган күп белә, диләр. Әлфирә ханым да тарихи китаплар укырга ярата, үзе дә күп белә.
Әле лаеклы ялга чыккач та, Косякау мәктәбенә балаларга белем бирергә, биология, татар теле, рәсем дәресләре укытырга йөрде.
Нәкъ менә рәсем ясарга осталыгы бүгенге шөгыленә ярдәм итә. Матур җепләр белән ул, төрле кошлар, күбәләкләр бәйләп, дусларына, туганнарына бүләк итә.
Өч баласына әни, җиде оныгына дәү әни булган Әлфирә Хәмидова кебек, матурлыкны күрә белгән, сәнгатьне яратучы кеше генә матурлык тудырырга сәләтле.
Яшел Узен газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
июнь, 2026 ел
Консультация-5 июньдә 18 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү. 2026 елның 6 июне
2026 елның 5 июнендә кич белән, төнлә һәм 6 июнендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр көчәя, иртән томан.
«Авангард " паркы буяулар фестиваленә чакыра
Сезне бүген 18: 00 дә көтәбез, күңелле булачак!
27 июньдә «УРАМ» экстрим-паркы янә шәһәрнең иң Яшьләр ноктасы булачак!
Яшьләр көне фестивале традицион мәйданчыкта «хыял, горурлык, бердәмлек»девизы астында узачак.
Яшел Үзәндә күперне реконструкцияләү дәвам итә
Хәзерге вакытта «Казан — Йошкар-Ола» тимер юлы аша үткән юлда (Йошкар-Ола ур.) асфальтның өске катламы салынган инде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз