Яшел Үзәннең сәләтле балалары

2014 елның 23 мае, җомга
Яшел Үзәннең сәләтле балалры белән район башлыклары традиция буенча уку елы ахырында очраша һәм быел да искәрмә булмады. Район башлыгы Александр Тыгин республика олимпиадаларында, бәйгеләрендә җиңү яулаган укучыларны, ә алар барлыгы 100 бала иде, аларның укытучыларын үзенә чакырып кунак итте: аларга районыбызны республикага танытканнары өчен, җылы сүзләрен, рәхмәтләрен җиткерде. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Иван Егоров исеменнән бүләкләр тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International