Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Яңа корабль чирканчык алды
2014 елның 26 мае, дүшәмбе
«А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» акционерлык җәмгыятендә яңа корабльне җыю цехыннан суга төшерү тантанасы булды. «Океан»-22100 проекты буенча төзелгән бу корабль дөньядагы бар океанда да йөзү мөмкинлегенә ия.
Акционерлык җәмгыятьнең генераль директоры Ренат Мистахов әйтүенчә, заводның йөз елдан артык тарихында мондый зур корабль беренче тапкыр төзелә. Корабльнең гадәттән тыш олы булуы заводның җиһазларына һәм цех корпусларына төрле үзгәрешләр кертергә мәҗбүр иткән. Мисалга, менә шушы су тутырылган док-камерада 120 миллион сумлык ныгыту эшләре башкарылган. Мондый чыгымнар предприятиенең мөмкинлекләре зур булуын да күрсәтә, билгеле. Чыннан да, эшләре тәгәри заводның. Соңгы елларда корабль артыннан корабль өлгертеп кенә торалар анда. Аның икътисади үсешен бер сан белән күрсәтү дә җитәр, мөгаен. «Узган ел без 11 миллиард сумлык эш башкарсак, быел ул 16 миллиардка җитәчәк», – дип белдерде җитәкче тантанада ясаган чыгышында.
Яшел Үзән заводына ышаныч артуы күренә. Заказлар өстәлеп кенә тора. Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин, бигрәк тә хәрби заказларның ишәюе сөендерә, дип белдерде. Димәк, шәһәребезнең иң төп предприятиесе эшен сыйфатлы итеп һәм вакытында башкара дигән сүз. Заводның алтын куллы осталарына, акыллы белгечләренә рәхмәт җиткерү дә артык булмас биредә. Иң алдынгы корабль төзүчеләр әлеге тантанада дәрәҗәле җитәкчеләр кулыннан төрле бүләкләр алды. Араларында, мисалга, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасын алган эшче – 6нчы цехта торба үткәрүче булып эшләүче Илнур Шакиров та бар иде.
Яшел Узен газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
июнь, 2026 ел
Консультация-5 июньдә 18 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү. 2026 елның 6 июне
2026 елның 5 июнендә кич белән, төнлә һәм 6 июнендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр көчәя, иртән томан.
«Авангард " паркы буяулар фестиваленә чакыра
Сезне бүген 18: 00 дә көтәбез, күңелле булачак!
27 июньдә «УРАМ» экстрим-паркы янә шәһәрнең иң Яшьләр ноктасы булачак!
Яшьләр көне фестивале традицион мәйданчыкта «хыял, горурлык, бердәмлек»девизы астында узачак.
Яшел Үзәндә күперне реконструкцияләү дәвам итә
Хәзерге вакытта «Казан — Йошкар-Ола» тимер юлы аша үткән юлда (Йошкар-Ола ур.) асфальтның өске катламы салынган инде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз