Яшел Үзәндә “Наркотиксыз тормыш” айлыгы бара

2014 елның 28 мае, чәршәмбе
Шушы наркотикларга каршы айлык кысасында Яшел Үзән медицина училищесы студентлары шәһәр базары янындагы мәйданда “Наркотикларга – юк!” дип аталган акция уздырып, анда агитация материалы тараткан. Аны студентлар “ЗОЖ” дәресендә укытучылары Ә.Гарипова җитәкчелегендә үзләре әзерләгән. Кызганычка, бүген яшьләр арасында психоактив матдәләр куллану модада. Ә бит аларның күбесе бу матдәләрнең нинди зыян китерүе турында уйлап та карамый. Шуңа күрә акцияне оештыручылар җәмәгатьчелек игътибарын тагын бер тапкыр наркомания проблемасына җәлеп итүне максат итеп куйган. Үткәрелгән чаралардан наркоконтроль хезмәткәрләре дә читтә калмый. Узган атнада студентлар каршында Яшел Үзән наркоконтроль бүлегенең өлкән оперуполномоченные Светлана Крылова чыгыш ясап, наркотик һәм психотроп матдәләргә кагылышлы законнар нормасын аңлатса, ә “Наркотикларга – юк, дип әйтик” акциясе барышында наркоконтроль хезмәткәрләре наркотикларга каршы әдәбият, плакатлар һәм буклетлар тәкъдим иткән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International