Яшел Үзәннең “Незабудка”сында балаларга өстәмә урыннар булачак

2014 елның 30 мае, җомга
Гоголь урамында урнашкан “Незабудка” 21нче балалар бакчасында балалар өчен өстәмә урыннар барлыкка килергә тора. Моңа кадәр балалар бакчасының икенче бинасында бер Мәскәү институтының филиалы эшли иде. Хәзер ул ябылды һәм бина да бушады.
“Незабудка”га 167 бала йөри. Хәзер тагын 105 балага урын булачак. Тик әле бинага капиталь ремонт ясап, балаларны тиешенчә тәрбияләү һәм белем бирү өчен бөтен шартларын тудырырга кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International