ЧАБАКСАР САБАНТУЕ БАТЫРЫ – БЕЗНЕҢ ЕГЕТ!

2014 елның 30 мае, җомга
Күрше республика башкаласында узган Сабан туе бәйрәмендә Яшел Үзән спортчылары һәм сәнгать коллективлары катнашты.
Чебоксарда яшәүче милләтәшләребез татар милли көрәшен бигрәк тә кызыксынып карады. Яшел Үзәннән Камил Хәмидуллин җитәкчелегендә килгән спортчылар оста көрәшеп сөендерделәр якташларын. Сабантуй батыры исемен Осиново бистәсе егете Фирдүс Зәйнуллин яулады. Үз авырлыкларында Ислам Әшрәфҗанов белән Рөстәм Гыйззәтуллин - I урын һәм Ринат Хәйретдинов белән Дмитрий Куренов II урын яулады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International