Муниципаль район территориясендә экология торышына игътибар зур

2014 елның 30 мае, җомга
– Соңгы ике айда, ягъни апрель-майда 15 рейд уздырылып, дистәләгән санкцияләнмәгән чүплек юкка чыгарылды. Кызганычка, бу көнгә әле булса да чүптән арына алмаган җирлекләр бар, – дип йомгак ясый соңгы ясаган рейдларга ТР Экология министрлыгының Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Фәридә Хәмидуллина. – Карамалы Тау бистәсенең Панфилов, Беренче Май, Гайдар һәм К.Маркс урамнары чүпкә батып утыра. Октябрьскийның – Набережная, Ходяшевоның Үзәк урамыннан контейнерлардан чүп түгелсә дә, әйләнә-тирәсе бик чүпле. Айдар, Күгеш, Күгәй, Олы Шырдан авылы җирлекләрендә дә чүп проблемасы ахырына кадәр хәл ителмәгән. Шәһәрнең Гәр һәм Мичурин урамнарында чүп-чар күп. Бакчачылык җәмгыятьләрендә бу тема җәен аеруча актуальләшә. Аны хәл итүнең юлын эзләргә туры киләчәк.
Ике айга сузылган чистарыну тәмамланды да, эш бетте дигән сүз түгел бу. Чүп-чарның аның бервакытта да беткәне юк. Шуңа күрә яшәүчеләрнең дә, җаваплы хезмәтләрнең дә чиста яшәүгә омтылышлары булу кирәк. Яшел Үзәнебездә исеменә җисеме туры килерлек итеп яшәргә кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International