Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Иң ямьле туй – сабантуй!
2014 елның 15 июне, якшәмбе
Район Сабан туеның Норлатта уздырылуы турында хәбәр таралгач, кайберәүләр, ара ераклыгына аптырап, канәгатьсезлеген белдергәннәр иде. Менә шундыйларга сугыш ветераны Рәфкать абый Мадышевны үрнәк итеп күрсәтәсем килә. Аягы-кулы гарипләнгән, яше туксанга җиткән мөхтәрәм ветеран, ара ерак дип тормыйча, безнең район Сабан туен карарга Апас районыннан ук килеп җиткән...
Сүземне дәвам итеп, өлкән кешебезнең сәхнәгә менеп, бик матур җыр җырлавын һәм аны тамашачының җылы кабул итүен дә әйтми булдыра алмыйм. Һәвәскәр җырчының: «Уян, иркәм, уян, иркәм! Сагынып, тәрәзәләреңне чиртәм!» дип көйләве һәркемне дә тирән моңландырды, әлбәттә.
Норлат җыенына кемнәр йөри, димәктән, Мулла Иле имамы Равил Сәйфетдинов та Норлат җыенын калдырмый икән.
– Сугыш беткәч, 1946 елда Норлатта булган беренче Сабантуйга килгән идем, шуннан бирле бер елны да калдырмыйм мин аны. Бик кечкенә булсам да, тәүге Сабантуй әле дә хәтеремдә тора. Ул клуб янында булды. Анда арба җигелгән бик күп атлар җыелган иде. Арбаларда – кулларын йә аякларын яуда югалткан гарип ир-егетләр. Кайсы – утырган, кайсы ятып тора. Араларында «самавыр» дип йөртелгәннәре дә бар: аягы да, кулы да булмаган бичараларны халык шулай атап йөртә иде. Һәркемнең дә бәйрәм күрәсе килгән инде, – дип уртаклашты Равил абый хатирәләре белән.
Сабан туе – милли бәйрәмебез, ул һәр татарның йөрәгендә. Аны яулардан да сагынып кайтканнар. Сабан туе – ул очрашу урыны да. Менә алда әйткән мөхтәрәм өлкәннәр белән кайчан күрешер идем әле. Рәхмәт Норлат җыенына! Әлбәттә, анда көрәш һәм төрле узышлар мулдан булды. Беренче булып, ат чабышлары халыкны үзенә җыйды. Ат чабышларын күрергә сусаган кеше. Чыннан да, тансыкланды ул ярыш. Биредә басу кырында ипподромныкына охшатып ясалган әйләнә буенча чабарга тиешләр иде атлар. Чыгымланучылары да булды. Гаҗәп, көйсезләнгән атларга да тамашачы соклану сүзләрен генә белдерде. Башларын югары тоткан турыларга сокланмый мөмкинме соң?! Хуҗалык атлары булсалар да, ипподрам юртакларыннан ким түгел алар. Рәсим Бикмөхәммәтов атланган «Чайка» кушаматлысы – I, Алмаз Шәрипов йөгәнләгән «Буян» кушаматлысы II урынга чыкты.
Ат чабышы карап дулкынланган халык мәйданга килгәч, Сабантуен ачу тантанасы башланды. Сәхнәгә Яшел Үзән муниципаль район башлыгы Александр Тыгин авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең уңышлары турында сөйләп алды һәм алдынгы игенче һәм терлекчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасыннан «Красный Восток»-Агро»ның Мулла Иле терлек фермасында эшләүче Алсу Сабитова белән танышып сөйләшеп алдым. Ул 44 ел элек колхозда сыер савучы булып эшли башлаган булган. Хәзер фермада сыерларны бозаулатып, яңа туган хайванны дүрт көн карап тәрбияләү эше белән шөгыльләнә. Менә шул яңа туганнарны исән калдырудагы уңышлары өчен бүләкләнде дә инде уңган терлекче.
– Бозауны дүрт көн угыз сөте эчереп карыйм да, аннары бозау караучыларга тапшырам. Бөтен вакытым шул яңа туган бозаулар белән уза. Тормышымда авырлыклар йә хәсрәтләр килеп чыкса, алар онытылып торалар. Дөресен генә әйткәндә, хезмәтем белән күңелемне юатам. Лаеклы ялга чыксам да, эшемне ташлыйсым килми әле, – дип сөйләде ул.
Әйтергә кирәк, район башлыгы бәйрәмгә дәрәҗәле кунаклар да алып килгән иде. «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Ренат Мистахов, ТР үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм утыз бер ел элек Яшел Үзән районы компартиясенең беренче секретаре булып эшләгән Салих Габдуллин, халыкны бәйрәм белән котлап, эшләрендә, тормышларында уңышлар теләделәр. Өлкән яшьтә булса да, Салих Габдуллин бу яктагы эшләрне истә тотуын әйтте.
– Инде өч дистә елдан артык вакыт үтеп китсә дә, мин биредә бик әйбәт уңыш алуыбызны да, урып-җыюны югалтуларсыз үткәреп, Татарстан буенча икенче урынны яулавыбызны да хәтерлим әле. Бик тырыш һәм үзсүзле халык яши монда, – дип тәмамлады ул чыгышын.
– Инде шул тырышлыкка Ходай Тәгалә яңгырын да бирсә, быел да уңышка ирешер идек, – дип өстәде район башлыгы, ветеранның сүзен дәвам иткәндәй.
Яшел Узен газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
июнь, 2026 ел
Консультация-5 июньдә 18 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү. 2026 елның 6 июне
2026 елның 5 июнендә кич белән, төнлә һәм 6 июнендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр көчәя, иртән томан.
«Авангард " паркы буяулар фестиваленә чакыра
Сезне бүген 18: 00 дә көтәбез, күңелле булачак!
27 июньдә «УРАМ» экстрим-паркы янә шәһәрнең иң Яшьләр ноктасы булачак!
Яшьләр көне фестивале традицион мәйданчыкта «хыял, горурлык, бердәмлек»девизы астында узачак.
Яшел Үзәндә күперне реконструкцияләү дәвам итә
Хәзерге вакытта «Казан — Йошкар-Ола» тимер юлы аша үткән юлда (Йошкар-Ола ур.) асфальтның өске катламы салынган инде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз