Яшел Үзәндә “Мәктәпкә җыенырга булыш!” акциясе старт алды

2014 елның 25 июне, чәршәмбе
"Мәңтәпкә җыенырга булыш!" республика хәйрия акциясе 2006 елдан бирле үткәрелеп килә. Күпме мохтаж гаилә республика җитәкчелегенең, үз төбәгенең игелекле кешеләре кулыннан ярдәм алып, газиз баласын белем ишекләрен ачып кертте. Мондый матур гамәлне, зур ярдәмне ул балаалр онытмаслар, илебезгә тырыш хезмәтләре белән кайтарырлар, җәмгыятебезг лаеклы кешеләр булып үсеп җитәрләр дип ышанасы килә.

Быел район мәктәпләренә 1429 бала беренче сыйныфка керә. Алар арасында хәйрия ярдәменә мохтаҗлар саны 271 бала, ягъни барлык укучыларның 19 проценты. Шулай ук 2-11 сыйныфта укучы барлыгы 14 059 баланың да 1 141енә (8,12 проценты) мәктәпкә җыенырга ярдәм иткәндә бик яхшы булыр иде, дип белдерде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәйсә Афанасьева.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International