Осиновода яңа мәчет ачылды

2014 елның 27 июне, җомга
Ачылыш тантанасында район башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев, районның имам-мөхтәсибе Габделхәмит Зиннәтуллин, Казан кунагы Камил Исхаков, якын-тирә авыллардан бик күп мөселманнар катнашып, иң изге теләкләрен җиткерде. Мәчетне мөселман эшмәкәре Илшат Бикмуллин төзетте һәм ул тирә-юньгә нур чәчеп балкып тора. Ерак юлга сәфәр чыгучы мосафирлар, сәяхәтчеләр, “Сәфәр”гә кереп, иманын ныгытып, Аллаһның ризалыгын сорап чыга ала.

Мәчетнең архитекторы Вероника Кудрявцева, эчке бизәлеш авторы – Татьяна Володина. Мәчетнең имамы – Фоат Гарипов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International