Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Чишмәсез авыл авылмыни?!
2014 елның 30 июне, дүшәмбе
Бу бәйрәмне үткәрүнең максаты – әби-бабаларыбыздан калган байлыкны таркатмыйча, суын саектырмыйча яшьләр кулына тапшыру, чиста су чыганагы булган чишмәләрне гомер буена карап тору кирәклеген балаларга сеңдерү. Чишмәсез авыл авылмыни ул?!
Безнең балалар авылга әби-бабалары янына кайтып йөриләр, чишмәләрне рәсемнән генә түгел, ә күреп беләләр. Хәзер күп җирдә чишмәләр төзекләндерелә: яңа улаклар, эскәмияләр ясап куялар, искиткеч матур беседкалар ясыйлар. Су алырга килгәч, ял итеп утырырга да, суга карап сокланырга да, чишмәнең челтерәп аккан тавышын тыңларга була.
Чишмә элек-электән изге җир булып саналган: кешеләр аның суын эчкән, улакта кер чайкаган, атын сугарган. Җир астыннан бәреп чыккан чыганак ниндидер сихри көчкә ия сыман. Су кешене тынычландыра, уйландыра, моңландыра. Чишмә суыннан кайнаган чәйләрне эчүе үзе генә дә ни тора! Әйе, чишмә суы краннан аккан хлорлы су түгел шул, ул саф, чиста, юшкынсыз, үтә күренмәле.
Бәйрәмгә бакчабызда тәрбияләнеп киткән, хәзер мәктәптә укучы балалар, хәтта студентлар да килде. Алар, җырлап-биеп, кунакларның күңелләрен күтәрделәр.
Олы Ачасырда чишмәләргә яңа сулыш өрүче, ел саен Чишмә бәйрәмен уздырырга ярдәм итүче эшмәкәр Әнвәр Миңнуллин безгә дә күп итеп күчтәнәч җибәргән. Аңа эшендә уңышлар телибез һәм зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Мәртәбәле кунакларыбыз арасында, әлбәттә, Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин да бар иде.
Без балаларны әби-бабалардан калган мирасны – чишмәләрне сакларга, суны исраф итмәскә өйрәтәбез. Алар чишмәнең муллык, байлык билгесе, сәламәтлек, мирас, авылның яме икәнен яхшы беләләр, шуңа да без шушы балалардан Әнвәр Миңнуллин, Габделхәмит хәзрәт кебек танылган кешеләр чыгуга шигебез юк. Без чишмәләр илендә яшибез, чишмәне барыбыз да ярата. Чишмәләребезнең суы саекмасын, кояш көлеп торсын, сәламәтлек белән гомер кичерик. Беребез дә чишмәләребездән аерылмасак иде.
Лилия Гарипова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
июнь, 2026 ел
Консультация-5 июньдә 18 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү. 2026 елның 6 июне
2026 елның 5 июнендә кич белән, төнлә һәм 6 июнендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр көчәя, иртән томан.
«Авангард " паркы буяулар фестиваленә чакыра
Сезне бүген 18: 00 дә көтәбез, күңелле булачак!
27 июньдә «УРАМ» экстрим-паркы янә шәһәрнең иң Яшьләр ноктасы булачак!
Яшьләр көне фестивале традицион мәйданчыкта «хыял, горурлык, бердәмлек»девизы астында узачак.
Яшел Үзәндә күперне реконструкцияләү дәвам итә
Хәзерге вакытта «Казан — Йошкар-Ола» тимер юлы аша үткән юлда (Йошкар-Ола ур.) асфальтның өске катламы салынган инде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз