Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Көтү куганда гына таралдык
2014 елның 30 июне, дүшәмбе
Мамадыш-Әкил авылының Татарстан урамы да, нәкъ җырдагыча, барлык балаларын үз кочагына алды. Эштән арыган халык, мәшәкатьләрен кырыйга куеп, түгәрәк, мул өстәл тирәсенә Урам көнен бәйрәм итәргә җыелды. Шунысы шатландыра: бәйрәмгә яшьләр генә түгел, ак яулыклы әбиләр дә, түбәтәйле бабайлар да килгән иде.
Кичә шушы урамда туган, яшәгән, хәзер инде бакыйлыкка күчкәннәрне искә алып, дога белән башланып китте.
Илсөяр Хәмидуллина учакта бик тәмле итеп уха пешерде. Аннан ерак түгел ялтырап торган самоварлар җырлап торды. Бәйрәм җыр, бию, уен, көлке белән үрелеп барды. Бәйрәмне оештыру һәм үткәрү турында авыл мәдәният йорты директоры Альберт Галиев болай диде: «Без бу бәйрәмне күптәннән оештырырга теләгән идек инде. Вакыты гына табылмады. Быел авылда Сабан туе да булмый дигән хәбәр килгәч, тәвәккәлләргә булдык. Күршеләр, классташлар, яшьлек дуслары белән очрашу бик рәхәт бит. Сөйләшеп сүз бетми. Ә спонсорларга килгәндә, өстәлне халык тулысынча үзе әзерләде. Өйдән тәмле-тәмле ризыклар пешереп килделәр».
Чыннан да, урам халкы иркенләп ял итте: халкыбызның моңлы җырларын башкардылар, рәхәтләнеп биеделәр. Бәйрәмгә хәзерге вакытта читтә яшәп ятучы урамдашлар да кайткан иде.
Кичәдә урамыбызның иң өлкән һәм иң яшь кешеләренә бүләкләр тапшырдылар.
Урамда музыка тавышы таң аткач кына тынды. Көтү куар вакыт җиткәнне дә сизмәдек. Менә шулай – рәхәтләнеп ял да итә, җир җимереп эшли дә безнең урам халкы!
Аида Мостафина
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
июнь, 2026 ел
Консультация-5 июньдә 18 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү. 2026 елның 6 июне
2026 елның 5 июнендә кич белән, төнлә һәм 6 июнендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр көчәя, иртән томан.
«Авангард " паркы буяулар фестиваленә чакыра
Сезне бүген 18: 00 дә көтәбез, күңелле булачак!
27 июньдә «УРАМ» экстрим-паркы янә шәһәрнең иң Яшьләр ноктасы булачак!
Яшьләр көне фестивале традицион мәйданчыкта «хыял, горурлык, бердәмлек»девизы астында узачак.
Яшел Үзәндә күперне реконструкцияләү дәвам итә
Хәзерге вакытта «Казан — Йошкар-Ола» тимер юлы аша үткән юлда (Йошкар-Ола ур.) асфальтның өске катламы салынган инде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз