Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Эшче җитсә, эш уңар иде
2014 елның 30 июне, дүшәмбе
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә барлыгы 20070 баш мөгезле эре терлек асрыйлар бездә. Шул кадәрле малны кышын ач калдырмас өчен, зур тырышлык куярга кирәк, билгеле. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән бергә без дә аръяк хуҗалыкларын йөреп чыктык.
Башта Мулла Иле мегафермасына кердек. Ферма директоры Зөфәр Ганиев безне, беренче итеп, силос чокырлары янына алып барды. Анда 3700 тонна яңа сенаж салынган инде. Узган ел салган силос та тулы бер чокыр калган әле, 4200 тонна азык яхшы хәлдә сакланган. Печәнгә килгәндә исә, бүгенге көндә болында печән чабу эшләре дәвам итә икән, киптереп-җыеп-төреп эскерткә өелгәне 206 тоннага җиткән инде. Биредә меңәрләгән тонна мал азыгы әзерләнүе гаҗәп түгел, бу зур фермада терлекне күп асрыйлар.
– Хуҗалыгыбызда 500 баш савым сыеры бар, бозау һәм таналарны да кертеп исәпләгәндә, терлек саны 1300 башка җитә. Көненә 40 тонна азык кирәк. Күп кирәк булса да, җитәрлек әзерләрбез, дип уйлыйм. Печән чабуны һәм сенаж салуны дәвам итәбез. Җәй ахырында силос әзерли башлаячакбыз. Анысы борчымый, – дип сөйләде директор.
Ә нәрсә борчый соң, дип сорамый булдыра алмадык.
– Эшләргә кеше җитеп бетми. Фермада 35 кеше эшли, тагын 6 кеше килсә, дөньябыз түгәрәкләнер иде. Сыер савучы, бозау караучы, гомумән, терлек караучылар кирәк. Хезмәт хакын аен-айга түләп барабыз – уртача 15280 сум тәшкил итә ул. Читтән килүче кешегә торагын да табар идек, – дип уртаклашты борчыган мәсьәләсе белән Зөфәр Ганиев.
Гомер-гомергә мал асрап көн күргән Мулла Илендә терлекчеләр җитмәве аптырашлы хәл, әлбәттә. Әмма ул чишәрлек мәсьәлә, дип уйлыйбыз.
Без фермада яшь бозаулар рәтен дә карап йөрдек. Анда Алсу Сабитова эшли иде. Ул малларның ашамлыклары һәм эчемлекләре булу-булмавын җитез генә барлап чыкты.
Сөбханаллаһ, эшчесе җитмәсә дә, Зөфәр Ганиев җитәкләгән ферма кышка үзен терлек азыгы белән тәэмин итә. Без авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән тагын өч хуҗалыкка барып, печән әзерләүләре белән таныштык. Аларның да эш нәтиҗәләрен китерәбез. «Тау Иле» кооператив хуҗалыгы печәнне – 110 тонна, сенажны 300 тонна әзерләгән. «Күгәй» кооператив хуҗалыгы печәнне – 300 тонна, сенажны 400 тонна җыйган. «Авангард» акционерлык җәмгыяте 2900 тонна сенаж әзерләгән.
Яшел Узен газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
июнь, 2026 ел
Консультация-5 июньдә 18 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү. 2026 елның 6 июне
2026 елның 5 июнендә кич белән, төнлә һәм 6 июнендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр көчәя, иртән томан.
«Авангард " паркы буяулар фестиваленә чакыра
Сезне бүген 18: 00 дә көтәбез, күңелле булачак!
27 июньдә «УРАМ» экстрим-паркы янә шәһәрнең иң Яшьләр ноктасы булачак!
Яшьләр көне фестивале традицион мәйданчыкта «хыял, горурлык, бердәмлек»девизы астында узачак.
Яшел Үзәндә күперне реконструкцияләү дәвам итә
Хәзерге вакытта «Казан — Йошкар-Ола» тимер юлы аша үткән юлда (Йошкар-Ола ур.) асфальтның өске катламы салынган инде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз