Иделгә таянган отар

2014 елның 30 июне, дүшәмбе
«Казан-Раифа-Васильево-Свияжск ут­равы» туристлар маршрутын булдырганда, бистәнең яр буйларын төзекләндереп, анда заманча матур биналар корырга һәм пристань да төзергә кирәк булачак.
Васильевоның киләчәген Идел белән бәйләгәндә өметле булачагы турында бистә башлыгы Олег Антонов эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә сөйләде. Шулай ук бистәдәге Васильево урман комбинаты, «Маяк» предприятиесе, «СМУ» җәмгыяте һәм Васильево подстанциясенең дә инвесторлар өчен кызыклы мөмкинлекләре бар. Инженерлык челтәрләре булган бу хуҗалыкларда кече һәм урта эшмәкәрлекне торгызырга нигез бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International