Яшел Үзәндә тиешсез урында тәмәке тартучылар штрафка тартыла

2014 елның 30 июне, дүшәмбе
Агымдагы елның 1 июленнән “Кеше сәламәтлеген тәмәке төтене тәэсиреннән һәм тәмәке куллану нәтиҗәсеннән саклау турында” федераль закон үз көченә керү белән, Яшел Үзән хокук сакчылары тиешсез урында тәмәке тартучыларга карата чын мәгънәсендә көрәш ачты.

Шушы вакыт эчендә медицина учреждениесе территориясендә тәмәке тарткан 16 кеше административ җаваплылыкка тартылды. Полиция тарафыннан мондый кешеләр даими ачыкланып тора һәм алар штрафларга тартыла. Аларның саны 44 кә җитте. Ә штраф суммасы җәмгысы 29 500 сумны тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International