Яшел Үзән Нечкәбилләре билгеле булды

2014 елның 30 июне, дүшәмбе
Яшел Үзәндә уңган булган, матур һәм чибәр, чын мәгънәсендә нечкә билле тырыш ханымнар күп. Конкурсның сайлап алу турында да алар 12 иде.

Гадел ярышта Альбина Динмөхәммәтова һәм Елена Баһаветдинова җиңеп чыкты. Альбина Динмөхәммәтова “”Синяя птица” мәктәпкәчә тәрбия бирү шәхси учреждение директоры, Елена Баһаветдинова исә балалар иҗаты үзәгендә психолог булып эшли.

Хәзер бу ханымнар Яшел Үзән данын Казанда узачак финалда якларга тиеш була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International