Татарстанда Ураза һәм Корбан гаетләре бәйрәме көннәре билгеле

2014 елның 10 июле, пәнҗешәмбе
ТР Президенты ТРда Ураза һәм Корбан гаетләрен бәйрәм итү көннәре билгеләнгән Указны имзалаган.

“ТРда бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында”гы ТР Законының 1 нче маддәсе нигезендә, 2014 нче елның 28 нче июле Ураза гаетен бәйрәм итү көне буларак билгеләнгән; 2014 нче елның 4 нче октябре – Корбан гаете.

Указ ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 2014 нче елның 1 нче июлендә имзаланган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International