Яшел Үзәндәге фаҗига өчен кем җаваплы

2014 елның 10 июле, пәнҗешәмбе
Кайнар сулы чокырга төшеп китеп фаҗигале төстә кеше үлү факты буенча җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр итә ТР буенча Тикшерү идарәсе.

37 яшьлек хатын-кыз урамда йөргәндә кайнар сулы чокырга төшеп китә. Тәне пешүдән дәваханәдә җан бирә. Тикшерү күрсәткәнчә, кайнар сулы чокыр җылылык трассасыннан су агып чыгып тору аркасында хасил булган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International