Яшел Үзән районы дәваханәсенең баш табибына штраф салынган

2014 елның 10 июле, пәнҗешәмбе
Яшел Үзән районы сәламәтлек саклау идарәсенең баш табибы Илгиз Һидиятовка сатып алуларда кагыйдә бозган өчен 50 мең сум штраф салынган, дип хәбәр итә күзәтчелек ведомствосы.
Тикшерү медицина учреждениесенең рәсми сайтында сатып алуларның план-графигын күрсәтмәгән. Югыйсә ул закон буенча республика бюджеты кабул ителүгә үк бер ай эчендә аны планны сайтка урнаштырырга тиеш иде. Татарстанда мондый закон узган елның 21 ноябрендә үк кабул ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International