Зөя уртавында киңәшмә узды

2014 елның 10 июле, пәнҗешәмбе
Зөя утрау-каласында Татарстан республикасы Дәүләт киңәшчесе, “Возрождение-Яңарыш” фондының попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев чираттагы киңәшмәсен уздырды. Әлеге киңәшмәдә сүз утрауга керә торган юлларны төзекләндерү, казу эшләре барган урында археология музее оештыру турында барды. Биредә 17нче гасыр уртасының архитектура корылмалары, көнкүрештә кулланыла торган уникаль предметлар табылган. Кислород кермәгәнлектән, алар шушы көнгә кадәр яхшы сакланган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International