Яшел Үзәндә "Мәктәпкә җыенырга булыш! акциясе бара

2014 елның 16 июле, чәршәмбе
"Мәктәпкә җыенырга булыш!" республика хәйрия акциясе 2006 елдан бирле үткәрелеп килә. Күпме мохтаж гаилә республика җитәкчелегенең, үз төбәгенең игелекле кешеләре кулыннан ярдәм алып, газиз баласын белем ишекләрен ачып кертте. Мондый матур гамәлне, зур ярдәмне ул балаалр онытмаслар, илебезгә тырыш хезмәтләре белән кайтарырлар, җәмгыятебезг лаеклы кешеләр булып үсеп җитәрләр дип ышанасы килә.

2007 елдан бирле әлеге акция кысаларында 138 474 беренче сыйныф укучысына 108 млн. 549 мең сумлык ярдәм күрсәтелде.и 2014/2015 уку елында 39044 бала мәктәп ишекләрен ачып керәчәк. Шуларның 6меңе ярдәмгә мохтаҗ.

Быел район мәктәпләренә 1429 бала беренче сыйныфка керә. Алар арасында хәйрия ярдәменә мохтаҗлар саны 271 бала, ягъни барлык укучыларның 19 проценты. Шулай ук 2-11 сыйныфта укучы барлыгы 14 059 баланың да 1 141енә (8,12 проценты) мәктәпкә җыенырга ярдәм иткәндә бик яхшы булыр иде, дип белдерде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәйсә Афанасьева.



Акчаны шәһәр социаль ярдәм фондына күчерергә мөмкин:



ОАО «АК БАРС» БАНК г. Казань

р/сч № 40703810801020000162

к/счет 30101810000000000805

БИК 049205805

ИНН 1648000637

КПП 164801001

Юридик адрес: Зеленодольск шәһәре, Ленин урамы, 39 нчы йорт.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International