Яшел Үзән – җиңүче!

2014 елның 17 июле, пәнҗешәмбе
Яшел Үзән муниципаль районының “Бердәм Россия” сәяси партиясенең төбәк бүлеге тәкъдиме белән игълан ителгән социаль проектлар бәйгесендә катнашуын хәбәр иткән идек инде.

ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова җитәкчелегендә эшче төркем барлык проектларны тикшереп чыккач, иң яхшыларын билгеләде. Безнең район Яшел Үзән шәһәренең “Авангард” стадионын реконструкцияләү кысаларында экстрим-парк проектын тәкъдим итте һәм оттырмады. Иртәгә җиңүчеләргә һәм лауреат районнарга ТР Министрлар Кабинетында халык социаль проекты бәйгесендә җиңгән өчен 1 млн сумлык грант сертификаты тапшырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International