Малярия хәзер безгә дә ят түгел

2014 елның 30 июле, чәршәмбе
Кулланучылар хокукын яклау өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәте мәгълүматларына караганда, Россиядә ел саен малярия авыруы белән авыручылар теркәлә. 2013 елда 95 очрак булган. 90-99% очракта аны Африка һәм Азия илләреннән йоктырып кайталар. Бигрәк тә Судан, Уганда, Ангола илләреннән. Һиндстан белән Төньяк Кореядән азрак (3,7%). Ул гадәттә малярия озынборыннары тешләгәндә йога. Кешенең тән температурасы нык күтәрелә, башы авырта, тәне сызлый, хәле начарлана. Еш кына үлем белән тәмамлана. Шуңа күрә югарыда әйтелгән илләргә барганчы, табиб белән киңәшеп, саклану чарасын күрергә кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International