Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Иң тәмле сыр Яшел Үзәндә
2014 елның 6 августы, чәршәмбе
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә “2014-2020 елларда Татарстан Республикасында кулланучылар хокукын яклау системасын комплекслы үстерү” программасын гамәлгә ашыру кысасында йомшак сырларга кулланучылар дегустациясе үткәрелде.
Йомшак сыр сөт ашамлыклары төркеменә керә. Аның составына сыр, май, эремчек һәм коры сөт, йомшартучы компонентлар һәм тәмләткечләр керергә мөмкин. Боларның барысы да бергә кушыла һәм эретелә.
Тарихына килгәндә, аны очраклы рәвештә Швейцариядә уйлап тапканнар. Сыр ясаучылар сыр бик күбәеп киткәч, нишләргә белмәгәч, аны эретеп караганнар.
Әмма мондый сырга патент соңрак бирелә. Иң беренчеләрдән бөтен дөньяга танылган “Крафт Фудс” компаниясенә нигез салучы Джеймс Крафт була.
Бу ашамлыкны кулланучылар бик тиз үз итә һәм күп предприятиеләр җитештерә башлый. Советлар Союзы чорыннан безгә “Дружба”,”Омичка”, “Янтарь”, “Орбита” кебек йомшак сырлар таныш. Россия базарында да мондый сыр үз урынын алып тора.
Дегустациягә, санэпидстанция һәм ТНВ каналы хезмәткәрләре катнашында 15 төрдәге, ягъни 15 предприятие җитештергән сыр куелган.
–Шуны билгеләргә кирәк, кирәкле күләмдәге сырны комиссия әгъзаларына озак сайларга туры килде, – дип сөйли әлеге дегустациядә катнашкан Дәүләт алкоголь инспекциясе Яшел Үзән территориаль органының кулланучылар базары үсеше бүлеге җитәкчесе Флера Гаязетдинова. – Кибет киштәләре сырлардан тулып торган кебек булса да, аларның күбесе йомшак сыр түгел, ә сыр ашамлыгы гына икән һәм алар арасында аермалык зур! Әмма тышкы күренешләре белән аларны чын сырлардан аерып булмый. Шуңа күрә вак шрифтлар белән язылган сыр тышларын озак итеп укырга туры килә. Бу дегустация йомшак сыр үрнәкләренең сыйфатына һәм иминлегенә бәя бирү өчен эшләнде.
Комиссиядә сөт ашамлыклары җитештерү өлкәсе белгечләре, тикшерү-контроль органнары хезмәткәрләре катнашкан. Сыр үрнәкләренең барысына да башта санэпидстанция лабораториясендә экспертиза ясалган.
Лаборатор тикшеренүләрдән күренгәнчә, 15 үрнәкнең өчесе фальсификацияләнгән ашамлык булып чыккан Аларны сыр дип атап булмый, чөнки составларында этикеткада аталмаган консервантлар табылган. Кайберләрендә кулланучы өчен тулы мәгълүмат булмаган. Аеруча Түбән Новгородта җитештерелгән “Янтарь Главсыр 60%”, Мәскәү өлкәсенең “Янтарь Ростагроэкспорт 60%”, Калининград өлкәсенең “Дружба Витако 50%”, Краснодар краеның “Веселый молочник” сырларының исемнәре җисемнәренә туры килмәгән.
Яшел Узен газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
июнь, 2026 ел
Консультация-5 июньдә 18 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү. 2026 елның 6 июне
2026 елның 5 июнендә кич белән, төнлә һәм 6 июнендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр көчәя, иртән томан.
«Авангард " паркы буяулар фестиваленә чакыра
Сезне бүген 18: 00 дә көтәбез, күңелле булачак!
27 июньдә «УРАМ» экстрим-паркы янә шәһәрнең иң Яшьләр ноктасы булачак!
Яшьләр көне фестивале традицион мәйданчыкта «хыял, горурлык, бердәмлек»девизы астында узачак.
Яшел Үзәндә күперне реконструкцияләү дәвам итә
Хәзерге вакытта «Казан — Йошкар-Ола» тимер юлы аша үткән юлда (Йошкар-Ола ур.) асфальтның өске катламы салынган инде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз