2 августта Горький исемендәге мәдәният сарае янындагы мәйданда “Автоледи-2014” машина йөртүчеләр бәйгесе булып, анда 6 машина йөртүче хатын-кыз катнашты. Ике этапта барган бәйгедә юл йөрү кагыйдәләрен белүдән тыш, төрлечә йөреп тә күрсәтә белергә кирәк иде.
Бәйгедә Дарья Гурина җиңеп, бүләккә мультиварка алса, II урын алган Светлана Хмелевага – блендер, ә III урынга лаек булган Татьяна Гурьевага электр чәйнеге бирелде. Катнашучыларның барысына да призлар һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.
Җиңүче Дарья Гуринага хәзер, 15 августт, республика ярышында район данын яуларга туры киләчәк.