Яшел Үзәндә эшләүче пенсионерларның пенсиясе артты

2014 елның 12 августы, сишәмбе
Бу елның августыннан башлап эшләүче пенсионерлар пенсияне артыграк алачак. Республикада 400 меңнән артык кешенең пенсиясен яңадан исәпләячәкләр. Ул барлык пенсионерларның 37 проценты. Бу юлы ул хезмәт пенсиясен традицион индексацияләүдән бераз аерыла.

–Арту яше җитеп яисә инвалидлык буенча пенсиягә чыгып эшләүчеләргә кагыла, – дип аңлата РФ Пенсия фондының Яшел Үзән идарәсе җитәкчесе Ольга Корсакова. –Әмма бу очракта пенсионер эшләгән эш урыныннан 2013 ел һәм 2014 елның I кварталы өчен иминият взносы түләнгән булу шарт.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International