Яшел Үзән район үзәк дәваханәсе хезмәткәрләре белән “Бердәм Россия” сайлау штабы җитәкчесе Юрий Камалтынов очрашты.
Штаб җитәкчесе башта балалар дәваханәсен, бала тудыру йортын, сугыш ветераннары дәваланган бүлекне һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү станциясен карап чыкты. Яшел Үзән дәваханәләрен капиталь ремонтлауга республикадан да ярдәм күп булган иде. Шуңа күрә алар республика күләмендә дә иң төзек медицина учреждениеләренең берсе булып тора.
Очрашуда Юрий Зимелевич медикларны үзенең коллегасы дип атады. Чынлап та, ул заманында Казан медицина университетын тәмамлаган.
–Шәһәр миңа ят түгел, хатыным минем шушыннан, – диде ул. –Хәтта кызым да шушы шәһәрдә туды. Шәһәр соңгы елларда бик нык үзгәрде, әмма халык аларга күбрәк тәнкыйть күзлегеннән карарга күнеккән.
Ул республикада барган үзгәрешләрне, проблемаларны да атады.