Белгәнебезчә, бу заводта “2011-2020 елларда Россия Федерациясенең оборона-сәнәгать комплексы үсеше” федераль программасы гамәлгә ашырыла. Шуның кысасында хәзер анда “Корпуслар һәм гильзалар җитештерүне техник яктан реконструкцияләү” проекты буенча эш алып барыла.
–Аның бәясе 3,6 млрд сум белән бәяләнгән, –ди генераль директор. –2011 елдан башлап без 1,1 млрд сум инвестиция үзләштердек. Объект 2016 елда файдалануга тапшырылырга тиеш. Проект гамәлгә ашырылган очракта 115 югары җитештерүчән эш урыны булачак, корпус детальләр җитештергәндә технологик хезмәт күләме – 2, ә контроль операцияләр – 3 тапкыр кимергә тиеш. Махсус продукция җитештерү темпы чагыштырмача артачак.