Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Яшел Үзән районы Татар Исламы авылында Чишмә бәйрәме
2014 елның 15 августы, җомга
Татар Исламы авылы районда иң матур авылларның берсе булуы бәхәссез. Кечкенә дә төш кенә дип нәкъ менә шундыйлар турында әйтәләр. Аның бөтен матурлыгын чишмәләр тәшкил итә. Узган атнада бөтен авыл, бөтен авыл гына түгел, Норлат зонасындагы барлык авыл халкы җыелып Чишмә бәйрәме уздырды.
Чишмә бәйрәмен шушы көнгә билгеләүнең сере дә бар. Биредә туып, шушы чишмәләрнең суын эчеп үскән Фаягөл Ситдыйкованың олы юбилее, ә Фаягөл белән Абрек Ситдыйковларның – алтын туйлары. Шушы күркәм юбилей уңаеннан туганнары (кияү) Татарстанның халык артисты Нәфкать Нигъмәтуллин якыннарына гына түгел, бөтен авылга бәйрәм ясап, аны Чишмә көне итеп уздырырга булган. Дөресрәге, Фаягөл апа шулай теләгән. Гомере буе балалар укыткан, мәгърифәт уты тараткан Укытучы юбилеен да файда китерерлек, үзенчәлекле итеп үткәргән.
Ә чишмәләр бик тәрбияле монда. Яшьләр туган авылларын калдырып еракларда яшәсәләр дә, тугын ягын онытмый – чишмәләр тарта аларны күрәсең. Аларны төзекләндерүдә башлап йөрүче Мансур Гыймрановка район башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев ЯҮМР башлыгы Алексадр Тыгинның Рәхмәт хатын тапшырды. Авыл үсеше өчен янып йөргән яшьләр Рамил Вәлитов, Ирек Сәйфуллин һәм Илмир Җиһаншинга исә Норлат авыл җирлеге башлыгы Илгиз Баһаветдинов мактау грамоталары һәм премияләр тапшырды.
–Әле күптән түгел генә бирегә килеп, чишмәләр белән хозурланып киткән идем. Бүген тагын рәхәтләнеп килдек. Дуслар, якташлар белән очрашу күңелле, – ди Норлатта яшәүче Рамилә Тимершина.
– Мин биредә беренче тапкыр гына. Авыл кечкенә генә булса да, проблемалары зур, ярдәм кирәк, – ди Горьіий исемендәге Яшел Үзән суднолар төзү заводының генераль директоры Ренат Мистахов.
– Мин шушы авылда туып үстем. Биредә халык дус, бер гаилә кебек яши. Күрәсез, халык тырышып эшли, рәхәтләнеп ял да итә белә, –ди Тау Иле килене Гүзәлия Низамова.
Татар Исламы бик күренекле авыл булса да, биредә бөтен республикага танылган Изге Касыйм чишмәсе ага, авылга керү юлы юк. Бу хакта бик күптәннән сүз бара, район җитәкчелеге дә авыл халкының мөрәҗәгатенә колак салып, быел авылга керү юлына таш җәйдерергә булган иде. Әмма финанс авырлыклары аркасында бу эш киләсе елга кадәр кичектерелгән. Әмма Фоат Шәмсиев бөтен авыл халкы каршында авылны төзекләндерүгә акчалар бүленәчәк, дип ышандырды.
Норлат зонасы авыллары халкы ул көнен рәхәтләнеп ял итте. Тәмле чишмә сулары белән хушланып, ачык һавада Нәфкать моңнарын тыңлау көн дә була торган могҗизага тиң хәл түгел.
Яшел Узен газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
июнь, 2026 ел
Консультация-5 июньдә 18 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү. 2026 елның 6 июне
2026 елның 5 июнендә кич белән, төнлә һәм 6 июнендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр көчәя, иртән томан.
«Авангард " паркы буяулар фестиваленә чакыра
Сезне бүген 18: 00 дә көтәбез, күңелле булачак!
27 июньдә «УРАМ» экстрим-паркы янә шәһәрнең иң Яшьләр ноктасы булачак!
Яшьләр көне фестивале традицион мәйданчыкта «хыял, горурлык, бердәмлек»девизы астында узачак.
Яшел Үзәндә күперне реконструкцияләү дәвам итә
Хәзерге вакытта «Казан — Йошкар-Ола» тимер юлы аша үткән юлда (Йошкар-Ола ур.) асфальтның өске катламы салынган инде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз