Ашыгыч ярдәм хезмәтенә чираттагы һөҗүм

2014 елның 26 августы, сишәмбе
Соңгы вакытларда ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәткәрләренә һөҗүмнәр кабатланып тора. Бу атнада да булган шундый факт. Мирный бистәсендә исерек егет янына чакыру алынган. Моңа, әлбәттә инде, ярдәм кулы сузучылар ошамаган, тарткалаша башлаган, бер хезмәткәрнең киемнәрен ерткалап кына калмаган, “03” автомобиленең тәрәзәсен ваткан. Ярый әле, бу юлы медикларның барысы ир-атлар булган. Алар баш күтәрүчене тотып, полиция чакырткан. Эшләре тынгысыз да, куркыныч та, ярдәмгә барган медикларның.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International