Яшел Үзәндә 21 яшьлек исерек егет өченче каттан сикергән

2014 елның 26 августы, сишәмбе
Тургенев урамында яшәүче 21 яшьлек егет исерек баштан үзен дошманы кебек җәзалауларга дучар иткән. Башта ул ике кулының һәм муенының вена тамырларын кискән. Бу гына җитмәгән, япь-яшь килеш дөньядан туйган егет өченче каттан сикергән. Фаҗига урынына килеп җиткән медиклар үзенә-үзе зыян салып та үлә алмаган егетне дәваханәгә китергән. Бу көнне дәваханәдә травматологларга да , хирургларга эш күп булган. Егетнең куллары һәм муены, башы һәм корсагы нык җәрәхәтләнгән, боты сынган. Ни җитми, аңламассың бу яшьләрне.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International