Яшел Үзәндә Президент булды

2014 елның 5 сентябре, җомга
Бүген районы бызда күп кенә шатлыклы вакыйгалар булды: Олы Яке авылында республика программасы буенча төзелгән мәдәният йорты ачылды, шәһәребездә социаль ипотека буенча төзелгән йортлар файдалануга тапшырылды. Боларның барысын да ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов күреп, карап йөрде, үз фикерләрен җиткерде. Соңыннан Горький исемендәге мәдәни үзәктә район активы белән очрашу булды.

Республика җитәкчесе районның социаль-икътисади эшчәнлегенә югары бәя бирде. Республиканың көче бердәмлектә булуын ассызыклап, тагын нәкъ ун көннән булачак сайлауларда активлык күрсәтеп, республикабызның бүгенге курсын яклавыбызга ышанычын белдерде. Очрашудан соң ул халык социаль проекты буенча республикада зур яклау табып, 1 миллион грант откан “Авангард” күп функцияле үзәк төзелешендә булды.



ТР Президентының Яшел Үзәндәге визиты турында язманы газетабызның киләсе 66нчы саныннан укый аласыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International