Яшел Үзәндә Михаил Шорин истәлегенә марафон үткәрелә

2014 елның 5 сентябре, җомга
14 сентябрьдә “Маяк” спорт комплексында М.Шорин истәлегенә II Яшел Үзән марафоны үткәрелә.

Ярыш төре – шәхси һәм команда ярышлары. Табиб рөхсәте булган һәркем , Яшел Үзәндә яшиме ул, башка төбәктәме, катнаша ала. Страт взносы – 100 сум. Спортчылар 2 км 195 м, 10 км, 20 км, 42 км 195 м йөгерә. Яшь буенча йөгерүчеләр 5 төркемгә бүленә.

Катнашырга теләүче 12 сентябрьѓә кадәр 4-67-93 телефоны аша заявка бирә ала. “Маяк” спорт комплексы телефоны 5-16-70.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International