Яшел Үзәндә “Халык участковые” бәйгесе башланды

2014 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе
11 сентябрьдән Яшел Үзәндә Россия Эчке эшләр министрлыгы уздырган “Халык участковые” Бөтенроссия бәйгесе башлана.

“Халык участковые” проекты эчке эшләр органнары белән җәмәгатьчелек арасында партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштыруның ачык мисалы булырга тиеш. Болардан тыш, бәйге халыкның полиция хезмәткәрләренә ышанычын арттыруга да юнәлтелгән. Бәйгенең һәр этабында җиңүчеләр онлайн юл белән тавыш бирү нәтиҗәләренә карап билгеләнәчәк. Ул өч этапта бара. Йомгаклау этабы 1 ноябрьдән 10 ноябрьгә кадәр Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми интернет-сайтында узып, җиңүчеләр билгеләнә.

Бәйгенең беренче этабы район дәрәҗәсендә 11 сентябрьдән 20 сентябрьгә кадәр үткәрелә. Бәйгедә катнашучы участковыйлар турында мәгълүмат Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең интернет-сайтында бирелгән: http://mwd-zeldol.ru. Тавыш бирү өчен сайтның интернет кабул итүендә исем-фамилияне, участковый хезмәт иткән бүлекчәне күрсәтеп, бланк тутырырга кирәк булачак.

Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең участок инспекторлары бүлекчәсенең аралашу телефон-факсы: 4-32-63.

Лилиана Куликова,
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International