Яшел Үзәндә киләсе уңышка нигез салына

2014 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе
2015 ел уңышы өчен быел көздән 13237 гекатрда бөртекле культуралар чәчү планлаштырыла. Шул исәптән 10039 гектарда көзге бодай булса, 2546 гектарында – көзге арыш, 652сендә – тритикале.

Чәчү өчен 3075 тонна орлык таләп ителәчәк. Район хуҗалыкларында орлык кирәкле күләмдә бар. 26 процент мәйданда күчмә фонд орлыгы чәчеләчәк. Орлыклык материалны бары тик лаборатор тикшерүләр уздырганнан соң гына чәчү күздә тотыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International