ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов киләсе ел әнә шул исем астында узачагы турындагы фәрманга кул куйды. Бу юнәлештә ул республика оешма-предприятиеләреннән нәтиҗәле эш көтә.
Яшел Үзән төбәгендә бу өлкәдә шактый күп эшләнде дияргә була. Быел – Тынычлык урамында, узган ел Фрунзе урамында ачылган Гаилә скверлары халык яратып ял итә торган урынга әйләнде. Шулай да Яшел Үзән төбәгендә яңа парк-скверлар өчен җирлек күп әле. Тугын ягыбыз иң гүзәл як булсын.